«Безнең белән «бер дулкында» бул – укы!» акциясе (0+)

27 май көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге ишегалды мәйданчыгында Бөтенроссия Китапханәләр көненә багышланган «Безнең белән «бер дулкында» бул – укы!» акциясе уздырды. 

Будь на волне…
IMG_20220527_120041
IMG_20220527_121943
IMG_20220527_115914 (2)
IMG_20220527_121142
IMG_20220527_122404

Үткәрелгән әңгәмә кунакларны Россия китапханәчеләренең һөнәри бәйрәме килеп чыгу тарихы белән таныштырды, дөньяның иң эре китапханәләре тормышыннан кызыклы фактлар һәм системабыз китапханәләре эшчәнлеге турында сөйләде. Балалар игътибарына яңа китапларга күзәтү тәкъдим ителде.
Акцияне балалар өчен «Капка төбендә – уеннар» дигән фольклор-уен программасы дәвам итте. Укучылар балалар фольклоры белән танышты, барлык заманнарда һәм барлык буын вәкилләре яратып уйнаган уеннар турында белде. Кызганыч, бу уеннарның күбесе онытылган. Балаларга «Инешкәй» һәм «Шәмнәр» халык уеннарында уйнарга тәкъдим ителде. Катнашучылар «Төз ат» мавыктыргыч һәм хәрәкәтчән уеныннан бик канәгать калды, «Кем тизрәк җыя?» бәйгесендә актив катнашты. Шулай ук малайлар һәм кызлар «Якорьне күтәр», «Бау тартышу» ярышларында көч сынашты. Алга таба балалар дус-тату рәвештә әдәби викторинада, «Әкиятләр дөньясында» бәйгесендә әдәби һәм әкият геройларын белүдә катнашты. Мәктәп укучылары барлык сорауларга актив җавап бирде, табышмаклар чиште. Саф һавада узган чарадан барысы да күтәренке кәеф белән таралышты, бик күп уңай тәэсирләр һәм энергия, шулай ук күп файдалы мәгълүмат алды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: